Subash.ru

Саныгыч

Белешмә

Субаш халкы мәчеткә

Өстәү вакыты: 2010-09-08

Авторы: admin

Ураза

Иртә белән бөтен Субаш халкы Пүчинкә Соснасы мәчетенә җыелачак. Гадәтләр буенча бөтен халык Иртәнге намазны шунда укый. Намаздан соң вәгазьләр була, шуның белән бик тиз арада Ураза тоту көннәре дә үтте. Ә хәзер инде Корбан гаетен көтәбез.

Subash.ru

Укылган: 0             Тулысынча уку:


Ураза бәйрәменә чакырабыз

Өстәү вакыты: 2010-09-08

Авторы: admin

ураза тэмамТугызычы сентябрь көнне Балтачта Ураза бәйрәме үткәреләчәк. Ул яңа гына җиденче сентябрьдә ачылган Балтач спорткомплекста узачак. Сәгать җиде дә башлана рәхим итегез!!!

Subash.ru

Укылган: 1             Тулысынча уку:


Илсөя Бәдретдинова концерт белән

Өстәү вакыты: 2010-09-06

Авторы: admin

Илсөя Бәдретдинова

Илсөя Бәдретдинова  18 сентябрь көнне Балтачка ягъни Салавычка узенең концерты белән килә. Концертның исеме бу ел "Дәвамы бар" дип атала. Иң беренче булып Илсөя Бәдретдинова Балтач якларына киләчәк, ә соңгысы 10 ноябрьдә  Казанда үтәчәк.

Subash.ru

Укылган: 5             Тулысынча уку:


Беренче сентябрь белән!

Өстәү вакыты: 2010-09-01

Авторы: admin

1 сентябрьЯңа уку елы башлану белән барыгызны да котлыйбыз. Бу уку елында яхшы белем алу әйбәт билгеләргә генә укуыгызны телибез. Студентлар да әйбәт укысыннар. 11 классны бетергәннәр әйбәт кенә укуга җайлашып китсеннәр һәм яхшы укысыннар.

Subash.ru

Укылган: 7             Тулысынча уку:


12:30 авылыны тагы төтен баса

Өстәү вакыты: 2010-08-16

Авторы: admin

toten

Сәгать унике тулып утыз минут. Шул вакыт тирәсендә тагын авыл төтенгә күмелә башлады. Төтен торган саен арта. Җил белән Мари-Эль республикасы ягыннан килә.

Subash.ru

Укылган: 10             Тулысынча уку:


12 август тагы төтен

Өстәү вакыты: 2010-08-12

Авторы: admin

тотенКүптән түгел генә авылны төтен баскан иде. Кайбер кешеләр эйтүе буенча ул Мари-Эль республикасыннан килгән. Һава чистарып киткәннән сон 12 август көнне 13 сәгать тирәсендә кабат төтен барлыкка килә башлады. Төтен торган сает артты да артты, тора бара урамга да чыгып булмый башлады. Шул төтен бик каты булган вакытта фотога төшерергә дә җитештек.

Subash.ru

Укылган: 6             Тулысынча уку:


Уңыш алу тәмам

Өстәү вакыты: 2010-08-08

Авторы: admin

уныш

Шулай итеп җиденче август көнне урак өсте тәмамланды. Бигрәк иртә бетте, аптрыйсы да юк. Комбайннар июль ае уртасы җитмичә басуларга киттелэр. Яңгыр яумагач уңыш та бутән еллар бн чагыштырганда эз булды.

Subash.ru

Укылган: 5             Тулысынча уку:


Эсселек яңадан китте.

Өстәү вакыты: 2010-07-23

Авторы: admin

печән осте

Авылда торган саен эссерәк була башлады. Һава торышын караганда 34-37 градус күрсәтә. Кайчан бетәр эсселек беркемдә белми. Уйлап карасак Май ае уртасынан бирле эйбэт итеп яңгыр яуганы юк. Берничә сибәләп китү бер нигә дә булышмады. Узган ел белән чагыштырганда бу вакытта икенче тапкыр печән җыю җиткән иде инде. Басуларга чыгып карасан печәннәр чирәм кебек кенә үскәннәр.

Subash.ru

Укылган: 4             Тулысынча уку:


Һава торышы ничек?

Өстәү вакыты: 2010-07-10

Авторы: admin

янгыр

Якынча бер ай тирәсе яңгыр күренми инде. Алдагы көннәрдә һава торышы күрсәтүе буенча берничә көн яңгыр явырга тиеш. Явыр микән юк микән?! Күптән түгел һава торышы шулай күрсәткән иде, ләкин яңгыры гына булмады.

Subash.ru

Укылган: 4             Тулысынча уку:


Печән өсте

Өстәү вакыты: 2010-06-23

Авторы: admin

печән осте

Печән өсте җитте. Авылда иң авыр көннәрнең берсе. Шушы эссе җәйнең өч көнендә тиз арада печәндә дә эшләп алырга җитешергә кирәк. Бүтән еллардагы шикелле бу елда печән вакытында яңгырда арттан кумый. Ләкин бик эссе, печән генә дә түгел, яңгыр булмагач ашлык та үсәргә тилмереп утыра. Яңгырлар үз вакытында яусын, яхшы уңыш җыелып алынсын.

Subash.ru

Укылган: 1             Тулысынча уку:


Республика туган көн

Өстәү вакыты: 2010-06-13

Авторы: admin

татарстан коне

25 июнь көнне Татарстанның Милли музеенда “Республика туганда” дигән күргәзмә ачыла. Нәкъ бу көнне Казан эшчеләр, солдатларһәм крестьян депутатлары ТАССның вакытлы революцион комтетына хакимлекне тапшырган. Шуннан бирле бу көн ТАССР оешу көне буларак билгеләп үтелә.

Subash.ru
intertat.ru

Укылган: 5             Тулысынча уку:


База

Өстәү вакыты: 2010-06-22

Авторы: admin

печән осте

Берничә көн эчендә сайтның базасы яңадан дөрес кодировка белән җыелды.

Укылган: 4             Тулысынча уку:


Базаны яңадан җыю

Өстәү вакыты: 2010-06-22

Авторы: admin

база

Киләчәктә булмас дигән әйберләр килеп чыкты. Сайтның базасын яңадан җыярга туры килә. Кичә сайтның базасын тикшерү үтте. Кодировка да зур хата килеп сыкты. Шуның аркасында сайтның ботен мәкаләләре һ.б бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Бу хата сайт яңа CMS ка күчәндә килеп чыккан иде, программированиены яхшы белеп бетермәгәнгә. Шуның белән хәзер сайтка кайбер вакытта кереп булмаска мөмкин булыр.

Укылган: 3             Тулысынча уку:


Сабантуйлар!!!

Өстәү вакыты: 2010-06-12

Авторы: admin

сабантуй

12 нче июнь көнне үзебезнең Субаш авылында сабантуй үтте. Сабантуй елдагыча 11 сәгатьтә башланды. Башлангач та кеше саны әзерәктә булса, 12 дән сон халык сабантуй мәйданын әйләндереп алды. Нурулла Сәгъдиев бөтен мәйданны яңгыратып алып барды. Куп уеннар үткәрелде, ә татарча көрәштә Ильин Ленар җиңүче булып калды.

Subash.ru

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Авылда чәчүләр тәмам

Өстәү вакыты: 2010-05-26

Авторы: admin

2010 елның яз ае да үтеп китте дисәң була. Җәй айларына бик якынайдык, шуның белән бер сорау туа. Безнең авыл басулары нинди хәлдә соң? Җавап бер. Язның соңгы аенда ягъни 26 май көнне Субаш авылда чәчү бетте. Кырдагы бөтен басулар ашлык белән чәчелде. Әлбәттә август аенда мул уңыш җыеп алырга язсын.

Subash.ru

Укылган: 1             Тулысынча уку:


Җинү бәйрәме белән!!!

Өстәү вакыты: 2010-05-09

Авторы: admin

9 май

Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл ветераннары сезне Җиңү көне белән котлыйбыз!!! Сезгә тазалык, озын гомер телибез. Җиңү бәйрәме белән!!!

Subash.ru

Укылган: 3             Тулысынча уку:


Субаш сайтын 1 яшь

Өстәү вакыты: 2010-05-08

Авторы: admin

Бүген 8 май көнне Субаш авылы сайтына 1 яшь тулды. Нәкъ бер ел элек 2009 елның 8 майенда сайт эшли башлаган иде. Хәзерге вакытта сайтта 43 мәкалә бар, ул 43 мәкалә бер ел эчендә язылды. Бу бер ел эчендә сайт икенче программага да күчте. Киләчәктә дә Субаш авылы турында яңа хәбәрләр язылып барыр. Һәм Субаш авылында яшәүче берәр журналист булса да әйбәт булыр иде, авыл турында күберәк язылыр иде.

Subash.ru

Укылган: 3             Тулысынча уку:


Балтач балалары Коръән укуда көч сынаша

Өстәү вакыты: 2010-04-26

Авторы: admin

Коран

Балтачта балалар арасында Коръән сүрәләрен яттан уку буенча бәйге булып узды, дип хәбәр итә ТР Мөселманнар Диния Нәзарәте. Бәйгене Балтач районы мөхтәсибәте, “Мигъраҗ”,“Раиф” мәчетләре һәм Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе филиалы мөгаллимнәре оештырган.
Изге китапны укуда Балтач районының төрле авылларыннан 150 бала үз көчен сынаган. Ярышлар берничә төркемдә һәм номинациядә узган. Катнашучыларның иң олысына – 16, иң кечесенә - нибары ике яшь.
Мондый чаралар Балтачта беренче генә узмый. Аның даны әйләнә-тирә районнарга да таралып өлгергән. Коръән сүрәләрен тыңларга дип Арча, Әтнә районыннан да кунаклар килгән.Җиңүчеләр исә кәрәзле телефоннар һәм намазлыклар белән бүләкләнгән.

Subash.ru

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Чәчүләр башланып китте

Өстәү вакыты: 2010-04-25

Авторы: admin

Язның икенче ае тәмамланып килә. Шуның белән басуда чәчү техникалары күренә башлады. Чәчү көннән көн тизерәк бара, чәчү агрегатлары яңартыла һәм ремонтлана. Май ахырларына күпләгән гектар җирләр чәчелеп бетәр дибез.

Subash.ru

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Сукмаклар чуалган, адреслар югалган

Өстәү вакыты: 2010-05-05

Авторы: admin

Азатлык радиосы

Азатлык радиосы Авылларга кайту сезонын ачык дип санарга була. Май бәйрәмнәрен берәүләр митингларга чыгып каршыласа, икенчеләр матур гадәт буенча туган якка кайта. Бу юлы интернетта авыл сайтларын барларга булдык. Татар авылларының күпмесе үз сайты белән мактана ала икән? Кечкенә торак пунктка, гомумән, интернет-сәхифә кирәкме ул? Әгәр кирәк икән, ул нинди максатларга хезмәт итәргә тиеш? Әлеге мәкаләне сез Азатлык радиосы сайтында укый аласыз http://www.azatliq.org/content/article/2025645.html адресы буенча урнашкаш. Кыскасы Балтач сайтының хуҗасынан интервью. Әлеге мәкаләдә Субаш сайтына да сылтама бар.

Subash.ru

Укылган: 1             Тулысынча уку:


Al Da Gyl - TRAVEL диско-барында

Өстәү вакыты: 2010-03-17

Авторы: admin

al da gyl Хәзер сезнең ботарасларыгыз тирләячэк, чөнки сәхнәдә Al Da Gyl – дигән сүзләр белән Эдуард чыгыш башлап җибэрде. Бу чыгыш ерак Яр Чаллы шәһәрендә «Tatar-Production» - TRAVEL дигән диско-барында була. Мондагы динамиклар, утлар, сыра, шампан шәрәбе, хәм дә кыска итәкле кызлар бик куңелләндерде – ди Al Da Gyl. 7-9 га кадэр кабатлап карау өлеше узды, 10 пица, шампан шәрәбе белән авыз итүләр булса, 11 дә инде кеше жыела башлады. Сәгать тонге 12 ләрдэ Кайнар Суз исемендәге фестиваль башланды. Андагы чыгышлар, берсе артыннан берсе чыгып сәхнэне шартлатып керүләре барысын да тан калдырды…Ахырдан БАТЛ белән ФРИСТАЙЛ узды, рэпперлар икешәрлэп чыгып уйнап торган койгә на ходу уйлап чыгарылган сузләрен бэрделэр…Элеге party да сезгә таныш булган СЭЯР&ИНСАФ, ЯШЕН, LADY-ON, хәм дә Чаллыдан ике егет булды. Менә шулай инде ахырдан торле наминациягэ жинучеләр билгелэнде… Эле бу Al Da Gyl абзыегызның дәү клубта иң беренче чыгышы иде. Киләчәктә дэ анны шундый дәү мероприятияләрдэ куреп калырбыз дип ометләнеп калабыз… Халык бу егеттә Субашка киләчәк бар ахры.

Subash.ru

Укылган: 2             Тулысынча уку:


8 нче март белән!

Өстәү вакыты: 2010-03-08

Авторы: admin

8 март Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезне ихлас күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Бәхетле озын гомер, саулык сәламәтлек телибез. Бәйрәм белән Сезне!!!

Subash.ru

Укылган: 1             Тулысынча уку:


Al Da Gyl - Чын татарча рэп

Өстәү вакыты: 2010-02-28

Авторы: admin

ал да голСубаш авылында яңа хәрәкәт, Al Da Gyl - чын татарча рэп. Анын берничә трэклары инде интернетка таралды, ләкин эле ул аның белән генә туктамый. Туган авылы Субашны кутәру остендэ эшли. Аның Субашка бәйле жыры иптәш кызы Романова Алия белән языла, һәм беренче чыгышлары Студентлар концертында куела, әле моның белән генэ тәмамланмый. Сезнең карамакта рэппер Al Da Gyl нең берничә ижат жимешләре...

Al Da Gyl - Онытылган мэхэббэт
Al Da Gyl - Subash Story

Укылган: 1             Тулысынча уку:


23 февраль белән!!!

Өстәү вакыты: 2010-02-23

Авторы: admin

Авылда яшәүчеләрне, барыгызгы 23 февраль белән котлыйбыз. Хәзерге көннәрдә армия сафларында хезмәт итүчеләребез дә авылыбызга таза сау кайтып җитсеннәр.

Subash.ru

Укылган: 1             Тулысынча уку:


Магистраль канал

Өстәү вакыты: 2010-02-16

Авторы: admin

14 һәм 15 февраль көнне Abovenet (www.above.net) копманиясе магистраль каналында авария булды. Шуның аркасында сайт 18 сэгать буе эшлэми торды. Элемтәне төзәтү эшләре тәмам һәм сайт урнашкан "Дата үзәге" Америка кушма штатларында элекегечә эшли башлады.
Subash.ru

Укылган: 3             Тулысынча уку:


Яңа адрес!!!

Өстәү вакыты: 2010-02-08

Авторы: admin

Өченче февраль көнне сайт яңа адрес буенча эшли башлады. Яңа адрес хәзер шулай subash.ru дип тереп була. Аннан кала сайт элекеге адреслар буенчада эшли subash.org.ru һәм subash.pp.ru. Яңа домен барлыкка килү белән subash.ru адресында почтада алу мөмкинлеге бар. Мәсъәлән исем@subash.ru

Subash.ru

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Куян асрау авыр түгел

Өстәү вакыты: 2010-01-29

Авторы: admin

Балачактан ук куяннар белән кызыксынучы Фәнис абый Идрисов үзе артыннан башкаларны да иярткән. Бүген ул яшәгән Апас районы Әҗемдә генә түгел, тирә-күрше авылларда да, район үзәгендә дә озын колакларны тотучылар саны бермә-бер арткан. Кайсы газетага биргән белдерүен укып, икенчеләре кешедән ишетеп, Фәнис абыйдан куян балалары алып, инде үзләре дә күпләп үрчетә икән.

Укылган: 15             Тулысынча уку:


Авылда Ильсөя Бәдретдинова концерты

Өстәү вакыты: 2010-01-01

Авторы: admin

4 нче гыйнвар көнне авыл клубында Ильсөя Бәдретдинованың концерты узачак. Билет бәясе 120 сум.

Укылган: 1             Тулысынча уку:


Яңа ел белән!!!

Өстәү вакыты: 2009-12-31

Авторы: admin

Барчагызны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!
Киләсе елда сезгә уңыш һәм бәхет юлдаш булсын! Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, якыннарыгызның сөю һәм ихтирамы сезне ел дәвамында озатып барсын! Кыюлык һәм максатчанлык хисләре ташламасын! Күңелегез изгелек кылу һәм сөю-мәхәббәт нурлары чәчүдән туктамасын! Башкалар белән чын күңелдән, юмарт итеп бүлешкән гамәлләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын!
Тормышны яратыгыз!
Уңышка һәм бераз гына могҗизага ышануыгызны
беркайчан да җуймагыз!

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Бал маскарад бүген

Өстәү вакыты: 2009-12-30

Авторы: admin

Бүген кич белән авыл клубында бал маскарад була. Кич белән бар авыл халкын һәм читтәк килгэн кунакларны көтеп калабыз.

Укылган: 1             Тулысынча уку:


2010 елга йолдызнамә

Өстәү вакыты: 2009-12-30

Авторы: admin

2010 елга йолдызнамә белән танышып китегез!!! Мәкальне тулысынча укыгыз.

Укылган: 1             Тулысынча уку:


Концерт булачак

Өстәү вакыты: 2009-12-24

Авторы: admin

Авылдашлар, 5 нче гыйнвар көнне безнең авылга якын Түнтәрдэ Саф хисләр төрекеме концерты узачак. Концерт исеме Еллар белән җырлар очраша. Авыл яшьләре Тунтәргә төшәргә онытмагыз.

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Татарстан хаҗилары кайтып җитте

Өстәү вакыты: 2009-12-20

Авторы: admin

Мөселманнар өчен изге дип саналган җирләрдән 17 декабрьдә Казанга Татарстанның соңгы хаҗилары кайтып төште. Быелгы хаҗ сәфәренең 36 кешедән торган соңгы төркемен Ульяновск мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Сафин җитәкләгән иде. Коръән хафиз Россия мөселманнарына хезмәт күрсәтүче “Идел Хаҗ” Төбәкара хаҗ үзәге белән инде дүртенче ел шулай хезмәттәшлек итә. Рөстәм хәзрәт хаҗилар арасында күптән хөрмәт яулады.

Укылган: 1             Тулысынча уку:


Хаҗ – ул Аллаһка табынуның махсус йоласы

Өстәү вакыты: 2009-12-06

Авторы: admin

Һиҗри мөселман календареның Зөлһиҗә исемле уникенче ае башланыр алдыннан Ислам динен тотучылар фарыз гамәлләрнең берсен - Хаҗның - бөек һәм зур йоласын үтәр өчен изге Мәккәнең бәрәкәтле җиренә барырга омтылалар. Хаҗ – ул Аллаһка табынуның махсус йоласы. Ул Ходайның беренче илчесе Адәм гәләйһиссәләмнән һәм аның хатыны Һавадан башланган Ислам тарихының бөек вакыйгалары турында мөселманнар өчен якты истәлек саклаучы Мәккәнең борынгы җирендә кылына. Мәккәдә вакытта хаҗи бу изге җирдә Хак Расүл Мөхәммәд Мостафа саллаллаһү гәләйиссәләмнең тууы, Изге Китап – Коръәнне иңдерә башлау өчен монда Аңа тәүге тапкыр вәҗи килүе хакында уйлана.


Укылган: 2             Тулысынча уку:


Корбан гаете белән!

Өстәү вакыты: 2009-11-27

Авторы: admin

Хөрмәтле авыл һәм район мөселманнары!

Сезне изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәбез! Корбан бәйрәме – ислам дөньясында иң олы, иң якын бәйрәмнәрнең берсе. Изге Корбан бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен.

Барчабызга да сәламәтлек, бәхет, муллык һәм кобаныгыз кабул булуын телибез!

Укылган: 3             Тулысынча уку:


Җәйге фотолар

Өстәү вакыты: 2009-11-14

Авторы: admin

Җәй көне тошерелгән фотолар. Рәсемнәрне карау өчен мәкаләне тулысынча укыгыз.

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Сагыну

Өстәү вакыты: 2009-10-31

Авторы: admin

Шул бер мизгелдә матур яшьлегебез таң аткан, шул бер мизгелдә балаларыбызның бәхетле балачагы узган, шул бер мизгелдә гомеребезнең иң кадерле чорына килеп җиткәнбез дә, әмма...

Ай буе яуган көзге яңгырлар 3-4 көнгә генә пәрдәсе аның өчен генә ачылган сымак матур көннәрнең берсендә көтмәгәндә, уйламаганда кадерле ирем, яраткан әтиебез Илья Васильев мәңгелеккә арабыздан китте, үзеннән соң бик күп истәлекләр калдырып, киләчәккә зур-зур планнары, максатлары белән, тормыш мәшәкатьләренә уралып китте дә барды.

Илья заманына күрә авырырак хәлле, ишле гаиләдә төпчек малай булып туа. Субаш 8 еллык мәктәбен тәмамлаганнан соң үзе юл ярып, Алабуга культура-агарту училищесына укырга керергә китә. Инде документлар тапшырырга баргач та урам малайларыннан кыйналып кайтса да, Алабугага кире китә. Укырга кереп үзенең дөрес хезмәт юлын сайлавын алдан күргән, чөнки шуннан бирле 30 елдан артык чын күңелен, бөтен көчен биргән бер эш урыны — Субаш мәдәният йорты. 1976 елда — беренче Мактау грамотасы, ә бию сәнгате, халык уен-кораллары сәнгате, җыр коллективлары, яшьләр белән эшләүдәге уңышлары өчен бирелгән грамоталарның, дипломнарның санына чыга алмыйм. Иң кадерлесе — 1989 елда, 30 яшендә Совет культурасын үстерүдәге хезмәтләре өчен бирелгән «Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем.

Укылган: 3             Тулысынча уку:


Изге сәяхәт

Өстәү вакыты: 2009-10-31

Авторы: admin

Безнең аралары берәр генә чакрым булган 4 авылга “Бибимәмдүдә” мәчете хезмәт күрсәтә. Ул Г.Тукай яшәп киткән һәм әнисе күмелгән авылда – Сосна Пүчинкәсендә урнашкан.

Мәчетебез бик актив эшли. Имам Садыйк Гомәров бик күп төрле чаралар үткәрә. Төрле җирләргә экскурсияләр оештыра. Аңа һәр эшендә яшь мөслимә Рәшидә Гайнетдинова булыша. Һәр авылдан җыелып, Корбан ашлары, Кол Гали мәчетенә сәяхәт, мохтаҗларга ярдәмнәр оештыралар.

15 февральдә Чепья тернәкләндерү үзәгендә ял итүче Рәшидә абыстай Исхакый белән очрашу булды. Аны Балтач үзәк мәчетеннән мөслимәләр рәисе Рәисә Рамил кызы оештырды. Монда һәр авылның абыстайлары ял итә һәм алар Рәшидә абыстай белән Рәисә Рамил кызыннан сабак ала. Безнең мәчет шушында алар белән очрашу үткәрде. Аннан алган тәрбияви вәгазьләрнең тәэсире сөйләп аңлатырлык түгел. Рәшидә абыстайның кызы, оныгы, киленнәре дә хәл белергә килгән иде. Алар белән дә күрештек...

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Авылда төшкән фотолар

Өстәү вакыты: 2009-10-17

Авторы: admin

Авылның төрле урыннарда төшкән фото рәсемнәр. Рәсемнәрне карау өчен мәкаләне тулысынча укыгыз.






Укылган: 3             Тулысынча уку:


Авыл мәктәбе сайты

Өстәү вакыты: 2009-10-16

Авторы: admin

Авылның мәктәп сайтыда ачылды. Аның адресы http://subashsch.3dn.ru буенча урнашкан. Ә авыл сайтыннан сез анды уң ята менюдан керә аласыз һәм бездә адресы http://school.subash.ru/index.php алды.

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Көзге бал

Өстәү вакыты: 2009-10-10

Авторы: admin

Бу елда уңышлы гына уңыш алу үтте. Үз вакытында ашлыгы да сугылды һәм бәрәнге дә тиз араа җыелы. Шуның белә барыгызны да котлыйм һәм 10 октябрь көнне кич белән авыл клубына уңыш бәйрәменә чакырабыз.

Укылган: 3             Тулысынча уку:


Почта

Өстәү вакыты: 2009-09-26

Авторы: admin

Бугеннән авылда яшәүчеләр почта ала алалар. Почта болаерак була. исем@subash.org.ru исем@subash.pp.ru. Теләкләре булган кешеләр ramil31@list.ru почтасына яза ала.

Укылган: 1             Тулысынча уку:


Бәрәнге алу

Өстәү вакыты: 2009-09-20

Авторы: admin

Бүген 19 сентябрьдә берничә көндә бәрәнге алу бетте. Әлеге бәрәнге җире 40 гектар чамасы иде. Бәрәнге алуда күбесенчә мәктәп балалары катнашты. Шуның белән икенче икмәк алу тәмам.

Укылган: 3             Тулысынча уку:


“Ефәк юлы”

Өстәү вакыты: 2009-09-06

Авторы: admin

Бу көннәрдә Казанның Чистай урамы атаклы “Дакар” чүлләрен хәтерләтте. Беренчедән, бу тирәдә атна ахырында дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган танылган узышчылар чираттагы автораллига әзерләнсә, икенчедән, шул ук тирәдә беренче узыш та оештырылды: башкалабызда “Дакар” ярышлары сериясенә керүче “Ефәк юлы-2009” ралли-узышы старт алды.

Укылган: 2             Тулысынча уку:


1 Сентябрь

Өстәү вакыты: 2009-09-01

Авторы: admin

Барлык райондашларны һәм авылдашларны 1 сентябрь яңа уку елы башлану белән котлыйм. Шулар белән берлектә бөтен cтудентларны да котлыйм. Яхшы гына зачетларын һәм экзаменнары бирә алсыннар.

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Татарстанда әлегә 2 миллион тонна ашлык суктырылган

Өстәү вакыты: 2009-08-17

Авторы: admin

altТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, 13 августка басу-кырлардан 2,073 миллион тонна ашлык урып алынган. Аның 451,2 мең тоннасы — уҗым арышы, 900 мең тоннасы — уҗым, ә 65 мең тоннасы — сабан бодае. Татарстанда 431,8 мең тонна арпа, 54,3 мең тонна борчак суктырылганы да мәгълүм.

Бүгенгә эшләр иген кырларының 782,4 мең гектарында башкарылган. Бу 2009 елда чәчелгән барлык җирләрнең 47 процентын тәшкил итә. Быел бер гектардан быеп алына торган ашлыкның уртача күләме дә түбән - бары тик 26,5 центнер гына.

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Урак өсте башланды

Өстәү вакыты: 2009-07-29

Авторы: admin

altҖәйнең соңгы ае да килеп җитте... Август ае башлана, шуның белән бергә авылда урак өсте килеп җитте. Тагы берничә көннән эшләр тагы да катыга китәчәк. Комбайнерларга һәм шоферларга көч куат телибез. Уз вакытында 1 сентябрьгә кадәр уңышны җыеп бетерә алсыннар.

Укылган: 1             Тулысынча уку:


Көн сулышы

Өстәү вакыты: 2009-07-28

Авторы: admin

alt

«Табигатьнең нигъмәтләре чиксез аның, файдалана гына белергә кирәк» - олы кешеләр тарафыннан әйтелгән бу сүзләрне без — яшьләр, аңлап бетермибез кебек. Ә бит табигать адәм баласын һәрвакыт кайгыртып тора. Ризыгын да, йортын да, шифасын-дәвасын да бирә ул.


Укылган: 1             Тулысынча уку:


Уңыш алу җитә

Өстәү вакыты: 2009-07-20

Авторы: admin

У1187;ыш алу 1175;ит1241;Җәйнең соңгы ае җитә. Шуның белән берлектә һәр авыл хуҗалыгы уңыш алу турында кайгырта башлый. Бу елда уныш алу безнең авылда июль ае ахырында яки август ае башында башланачак. Әлеге вакытта уңыш җыю техникаларын төзәтәләр. Бу ел коры килү белән яхшы уңыш булыр микән?! Комбайнерларга һәм шоферларга үз вакытында уңыш җыеп алуларын телибез.

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Көн сулышы

Өстәү вакыты: 2009-07-19

Авторы: admin

К1257;н сулышыХалык хәзер урманда ял итә. Бу аңлашыла да — эссе көндә урман ышыгыннан да яхшырак нәрсә юктыр ул. Шулай да урманда һәрвакыт саграк булырга кирәк. Соңгы берничә дистә ел эчендә урман бетләренең күбәеп китүе бүгенге заман кешесенә зыян китерергә мөмкин.



Талпаннарның бүген куе агачлыкларда гына түгел, ә бәлки шәһәр паркларында, бакча тирәләрендә яшәүләре беркем өчен дә сер түгел. Бу — чагыштырмача яңа күренеш. Шунысы бар — урман бетләренең барысы да зарарлы түгел, бары тик энцефалит белән авырганнары гына. Ә мондыйлар гомуми санның 13 процентын тәшкил итә. Әлеге бетнең кадалуы югары температура һәм баш авыртуы белән билгеләнә. Тиешле ярдәм күрсәтелмәсә, кешенең үзәк нерв системасына зыян килергә мөмкин. Россия территориясендә талпан энцефалитыннан хәтта үлүчеләр дә бар.

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Татарстанда

Өстәү вакыты: 2009-07-09

Авторы: admin

Татарстанда Татар эстрадасы йолдызлары янә “Музыкаль десант”ка җыена. Быел ул Татарстанда 15 июльдә старт алачак. “Барс-медиа” компанияләр төркеме тарафыннан әлеге музыкаль проект республикада инде өченче ел рәттән оештырыла.



Җәй айларында татар яшьләрен татарча биетеп, җырлатып, күңелләрен ачтыруга йөз тоткан “Музыкаль десант” туры тәүге тапкырында Татарстан район һәм шәһәрләренең Боз сарайларында үткәрелгән иде. Икенчесендә ул ачык һавада – паркларда уздырылды. Бу юлы исә “Музыкаль десант” клуб форматын алачак.

Укылган: 3             Тулысынча уку:


Яшен имән агачына гына сукмый

Өстәү вакыты: 2009-07-01

Авторы: admin

Яшен им1241;н агачына гына сукмыйАта-бабалар күзәтүе буенча, яшен агачларның кайсынадыр ешрак, кайсынадыр сирәгрәк суга. Алар мондый фикерне агачларда яшеннән калган эзгә карап әйтә, чөнки кайбер вакытта яшен агач кайрысын буеннан-буена ярып төшә. Бу аеруча имәндә еш күзәтелә. Борынгы заманнан ук кешеләр яшеннең меңьяшәр имәнне ешрак сугуын белгән. Галимнәр моны имәннең тамыр системасының, башка агачларга караганда, яхшырак үсеш алганлыгы, тамырларының тирәнгә үсүе, су катламнарына кадәр үк җитүе белән аңлата. Шул сәбәпле яшен нәкъ бу агач төрен сайлый икән.

Укылган: 1             Тулысынча уку:


Чыгарылыш кичәсе белән котлыйбыз

Өстәү вакыты: 2009-06-24

Авторы: admin

Чыгарылыш кич1241;се бел1241;н котлыйбызЧыгарылыш кичәсе - һәрберегез өчен зур бәйрәм. Көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Укучылар үзләренең укытучыларына рәхмәтләрен белдерерләр. Укытучылар сезгә белем бирү генә түгел, ә чын тәрбияле яхшы кеше булырга өйрәттеләр.

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Печән өсте

Өстәү вакыты: 2009-06-23

Авторы: admin

Печ1241;н 1257;стеАвылда печән өсте, урак өсте дигәннәрен ишет­кән бар иде, монысы тагын нәрсә дисезме? Бар ул, җәмәгать, авылда чүп өсте дигән вакыт та бар. Махсус исем белән генә йөртелми ул. Юкса, үзен декада дисәң дә була, айлык дисәң дә.

Сабантуйлар үткәннән соң без үзара, авыл кешесе өчен җәй бетте инде, – дип сөйләшәбез. Ни өченме? Чөнки нәкъ менә шул чордан, кооперативларда кызу печән өсте башланган бер чакта, үз хуҗалыгы белән гомер итүчеләр өчен чүп өсте башлана да инде. Кайбе­рәүләр, шаяртып, җәйнең ямен чебен белән кунак ала дисәләр, мин үзем һич шаярт­мый гына чебен белән чүп ала дияр идем.

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Сабантуй алды.

Өстәү вакыты: 2009-06-11

Авторы: admin

Сабантуй алды.Иртәгә,ягъни уникенче июнь көнне Түбән Субаш авылында иртәнге биштә йомырка җыю булачак. Бу авылның күптәнге традициясе. Һәр ел саен сабантуй алдыннан була. Бу традиция әле районыбызның калган авылларында да бар.

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Сабантуйга чакырабыз

Өстәү вакыты: 2009-05-30

Авторы: admin

Сабантуйга чакырабызСабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының,үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашу.... Сабантуй турында бөтен дөньяга билгеле булыр һәм ул Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә.

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев

Барыгызны да якынлашып килүче Сабантуй белән котлыйбыз һәм сезне 12 июнь көнне чакырабыз!!!

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Фото галлерея һәм форум

Өстәү вакыты: 2009-05-22

Авторы: admin

Фото галлерея 1211;1241;м форумБүген сайтта фотогалерея ачылды. Монда сез рәсемнәр карый аласыз яки узегезнең рәсемнәрегезне куя аласыз. Рәсем зурлыгы 100 кб дан артмаска һәм зурлыгы 1024 x 768 стандарты булырга тиеш. Анда керү өчен сул якта фотогалерея дигән сылтамага басыгыз. Форум да шунда урнашкан.

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Чәчүләр ничек бара

Өстәү вакыты: 2009-05-22

Авторы: admin

Ч1241;ч1199;л1241;р ничек бараЧәчүләр авылда ничек бара? Хәзерге вакытта чәчүләр ахырга якынаеп бара. Чәчү тизлеген соңгы арада яңгыр яуулар киметте. Сабантуйга хәтле чәчелмәгән җир калмас дип көтеп калабыз.

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Тәрҗемә

Өстәү вакыты: 2009-05-22

Авторы: admin

Т1241;р1175;ем1241;Хәзерге вакытта сайтның шаблоны тулысынча тәрҗемә ителде. Шушы арада сайт программасы да тулысынча татарчага тәрҗемә ителәчәк

Укылган: 2             Тулысынча уку:


Сайтны бозучылар

Өстәү вакыты: 2009-05-22

Авторы: admin

Сайтны бозучыларБерничә көн элек сайтны хакерлар бозды. Шуның белән сайт базасын югалтты. Хәзер сайт төгәл эшли һәм хакерлар кабат бозмас дип уйлым

Укылган: 2             Тулысынча уку:


 

Һава торышы

Дуслар

?????? ??????? 2010 - ??????? ????????-????????